Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә пешкән «боҗра» рецепты

news_top_970_100
Өйдә пешкән «боҗра» рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан «боҗра» («баранка») рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 150 мл кайнар су, 400 мл сөт, 3 аш кашыгы шикәр комы, 14 грамм коры чүпрә (40-45 грамм чи чүпрә), 2-3 аш кашыгы атланмай, 2 йомырка, 1 кап ванилин, 1 аш кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы сыек май, 1 кг чамасы он (камыр күпме ала) кирәк була.

Барысын бергә туглап камыр басарга һәм аны 1 сәгать ял иттерергә кирәк.

Аннары камырны 25-28 кисәккә бүлеп (ваграк ясарга теләгән очракта, кечерәк кисәкләргә кисәргә) шарчыклар ясарга.

1,5 литр суга 3-4 аш кашыгы сыек май, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап көпшәкләндергеч (1 бал кашыгы сода) салып кайнатырга куярга. Кайнап чыккан суга «боҗра»ларны салырга, алар күтәрелгәч тә майланган табага куярга, өстен йомырка сарысы белән майларга. Аннары мәк яки көнҗет орлыгы сибәргә.

«Боҗра»ларны салкын духовкага куярга һәм 180 градус температурада 25-30 минут пешерергә кирәк була.

 

Фото: © Гөлнара Галимуллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100