Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдә мич дөрес эшләмәгән». Телевизор карап утырган чакта дүрт бала берьюлы үлгән

news_top_970_100
«Өйдә мич дөрес эшләмәгән». Телевизор карап утырган чакта дүрт бала берьюлы үлгән
Фото: https://vk.com/surnd, Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Ростов өлкәсендәге бер авылда 4 бала сөрем газы белән агуланып үлгән. Күп балалы гаиләдә 15 һәм 10 яшьлек ике кыз, 6 һәм 7 яшьлек ике малай вафат. Фаҗига көпә-көндез була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, фаҗига булган көнне әтиләре – эшкә, әниләре базарга азык-төлек алырга китә. 17 яшьлек олы уллары ишегалдында машина төзәтә. Кечерәк кызлар һәм малайлар өйдә телевизор карап утыра.

Тикшерү версиясе буенча, мич белән ягып җылыту дөрес эшләмәү сәбәпле, бүлмәгә ис газы тула. Балалар моны сизми, алар дүртесе берьюлы үлә. Мәетләрне олы уллары таба.

Гаиләнең танышлары сүзләренчә, балалары үлгәч, беренче төнне әниләре туганнарында кунган. Ул мизгел эчендә балалары һәлак булган өйдә тора алмаган.

«Аларга укытучылар да, җирле хакимият вәкилләре дә, күршеләре дә бара. Авыл халкы аларның кайгысын уртаклаша», – ди танышлары.

Акча белән дә ярдәм итәләр, бер эшмәкәр җирләү эшләрен үз өстенә алган. Балаларны күрше шәһәр зиратына җирлиләр.

«Бу гаилә безнең авылга күптән түгел генә күченгән иде. Ана капиталына биредә йорт алдылар. Бөтен туганнары шәһәрдә яши», – ди танышлары.

«Әниләре гел кычкыра, елый. Җирләүне ничек кичерерләр», – ди алар.

Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара. «Красносулинский районында балалар сөрем газы белән агуланып үлү турында җинаять эше ачылды. Тикшерү версиясе буенча, Шахтенки авылында каты ягулык белән ягыла торган мичле йортта 6, 7, 10 һәм 15 яшьлек балалар мәетләре табыла. Аларның гәүдәсендә зыян килгән урыннар юк, углерод окисе белән агулану билгеләре аермачык. Фаҗига вакытында ата-аналары өйдә булмаган», – диелә Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100