Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә күпме акча сакларга була?

news_top_970_100
Өйдә күпме акча сакларга була?
Фото: © «Татар-информ»

Кайбер россиялеләр кәгазь акчага өстенлек бирә. Андыйларга айлык керемнең 20-40 процентын гына кәгазь акчада сакларга киңәш ителә. Бу хакта «Прайм» агентлыгына банк базары эксперты Андрей Бархота сөйләде.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2024 елда россиялеләр банкоматларда алган акчалар күләме 2023 ел белән чагыштырганда 7,3 процентка арткан.

Эксперт сүзләренчә, цифрлы чорда кәгазь акчалар белән түләүне консерватив карашлы кешеләр файдалана. Шулай ук гражданнар кибетләрдә түләү терминаллары эшләмәгәндә кәгазь акча белән түләү өчен купюралар саклый. Кайберәүләр банктагы хисапларына мошенниклар керү мөмкинлеген булдырмас өчен кәгазь акча тоталар. Өстәвенә, кайберәүләр бөтен керемнәрен кәгазь акчада тота.

«Кешенең шулай ук билгеле бер куллану моделе булырга мөмкин, ул базарларда яки терминаллар булмаган кибетләрдә сатып алуны өстен күрә. Яки ул банкоматлар, түләү терминаллары булмаган һәм бары тик кәгазь акча гына кулланыла торган нинди дә булса шифаханәгә җибәрелә», – дип сөйләде эксперт.

Белгеч фикеренчә, акчаны банкта саклаганда, процентлар рәвешендә өстәмә керем алу мөмкинлеге бар. Акчаларны купюраларда саклаганда, мондый бонус булмый, ди. Моннан тыш, карта белән түләгәндә, төрле кэшбэклар да алырга була, ди.

«Әгәр сез кәгазь акчаны өстен күрәсез икән, айлык керемнең 20 дән 40 процентына кадәрен генә купюрада саклагыз. Мондый күләм барлык кирәкле транзакцияләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә дип санала», – дип билгеләде белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100