Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә кондиционер кайда торырга тиеш?

news_top_970_100
Өйдә кондиционер кайда торырга тиеш?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Фатирда иң кечкенә бүлмәнең тәрәзәгә каршы стенасы – кондиционер кую өчен иң яхшы урын. Бу турыда белгечләргә сылтама белән «МИР» телеканалы хәбәр итте.

«Кондиционер куллануның төп кагыйдәсе – юнәлтелгән һава агымы булдырмагыз. Кондиционерны туп-туры ишек яки тәрәзәгә каршы куймагыз, аеруча аларны бик еш ачарга туры килсә. Һава агымын карават яки эш урынына юнәлтмәгез», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, зур бүлмәдә кондиционерны бүлмәнең озын ягына перпендикуляр стенага кую хәерле. Нәтиҗәле суыту өчен жалюзи куярга кирәк, ул һава агымы юнәлешен көйли һәм «сквозняк» булдырмый.

«Кондиционер электр энергиясен азрак куллансын өчен, пәрдәләрне ныклап ябыгыз – алар бүлмәне кояштан яшерә, пыяла пакетның кызуын киметә, кондиционерга йөкләнеш тә кими. Әлбәттә инде, фатирны җилләтергә онытмагыз, бүлмәләрдә дым җыелып, күгәрек барлыкка килмәсен», – ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100