«Хезмәт» сайтында өйдә кефир ясау ысулын тәкъдим иткәннәр.
Кефир өчен кайнатып, 45 градус чамасына кадәр суытылган сөт кирәк.
1 литр сөткә ярты аш кашыгы кибет кефиры салырга. Банканы сөлге белән каплап, җылы җирдә 8–10 сәгать тотарга. Шуннан соң суыткычка алып куярга.
«Телеңне йотарлык кефир килеп чыга», – дип язган Әлфия Сөләйманова.