Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә ипи пешерү рецепты

news_top_970_100
Өйдә ипи пешерү рецепты
Фото: © Рания Кашшапова

Казан шәһәрендә яшәүче хуҗабикә Рания Кашшапова өйдә ипи пешерә. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм иләнгән он, 10 грамм коры чүпрә, 1 чәй кашыгы вак тоз, 2 чәй кашыгы шикәр комы, 350 мл җылы су.

Әзерләү тәртибе: иләнгән онга тоз, шикәр һәм чүпрә өстәргә. Өстенә җылы су салырга һәм кашык белән болгатырга. Кул белән түгел, кашык белән генә камырны әзерлибез. Өстен капкач белән тыгызлап капларга кирәк. Камырны 1 сәгатькә җылы урынга куеп торырга. Аннан камырны алып бераз он өстибез һәм түгәрәк ясыйбыз. Өстен кискәләргә дә була. 10 минут ял итәргә калдырабыз һәм 230 градуска кадәр җылытылган мичтә ярты сәгать өстен каплап пешерергә, аннан 10 минут 200 градуста тотарга.

Рания әйтүенчә, бу ипи бик җайлы пешерелә. Ипи кетердәп тора торган була!

Фото: © Рания Кашшапова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100