news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә газ шартлагач, ике үсмер үлгән, тагын өчесе имгәнгән

news_top
Өйдә газ шартлагач, ике үсмер үлгән, тагын өчесе имгәнгән
https://hmao.sledcom.ru/

Нижневартовск шәһәре янындагы Излучинск бистәсендә шәхси йортта янгын вакытында 16 яшьлек ике үсмер үлгән, тагын өч үсмер имгәнгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының ХМАО-Югра буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 3 апрельдә иртәнге ун тирәсендә була. Янгын алдыннан өйдә шартлау булуы билгеле.
"Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган, тикшерү бара.
 
Имгәнгән үсмерләр Нижневартовск клиник хастаханәсендә дәвалана, диелә "Комсомольская правда" хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар