Бик күп популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат. Бу хакта Телеграм каналында җырчы Айгөл Бариева хәбәр итә.
«Ринат абый Мөслимов та безнең арабыздан китеп барды… Аның шигырьләренә язылган бик күп кенә матур җырларым – минем иң-иң яратканнары... «Гөлләр сере», «Үз-үзеңне алдап булмый», «Әйләнеп кайттым яңадан», «Ашкыну» һәм башкалар. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын», – дигән ул.
«Әй, Аллакаем. Ничек? Әле ике көн элек кенә сөйләшкән идек бит»,– дип язган әлеге пост астында җырчы Зәринә Хәсәншина.
«Бигрәк яшь бит әле. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Хәниябез аңа «абыем» дип дәшә иде», «Бик тә кызганыч, талантлы кешеләр китә», – дип яза башкалар да.
Ринат Мөслимовның җырларын Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зәринә Хәсәншина, Гөлнара Тимерҗанова, «Казан егетләре», Илназ Баһ, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек бик күп популяр җырчылар башкара.