
Хөкүмәт өйдә асрарга ярамый торган хайваннар исемлеген раслады. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.
Хокукый мәгълүмат порталында чыккан документны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган.
Исемлектә 8 төрле хайваннар категориясе бирелә:
- сөйрәлүчеләр,
- җир-су хайваннары
- үрмәкүчсыманнар,
- имезүчеләр,
- кошлар,
- кимерчәкле балыклар,
- сөякле балыклар,
- коралл полиплары.
Документта барлыгы 120 төрле хайван бар.
Мәсәлән, кобра еланын, мамба еланнарының барлык төрләрен, озынлыгы 4 метрдан артык булган питонны өйдә асрарга ярамый.
Шулай ук скорпионнар һәм үрмәкүчләр, приматлар, арслан, тигр, леопард, ягуар, гади бүре, гади төлке һәм башкалар да исемлеккә кергән.