Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә антибиотик кадагач, 1 яшьлек сабый үлгән

news_top_970_100

Красноярскида 1 яшьлек кыз балага өйдә антибиотик кадаганнар, һәм ул үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» тикшерүчеләргә сылтама белән яза.

Сабый кыз 16 ноябрьдә авырый башлый, анасы гади салкын тию дип уйлый, баланы өйдә генә дәваламакчы була. Кыз йөткерә, температурасы күтәрелә. Аны хастаханәгә алып бармыйлар, антибиотик бирәләр.

Берничә көннән баланың хәле кисәк кенә начарлана. Тикшерүчеләр версиясе буенча, моңа кадәр анасы балага температура төшерә торган препарат һәм антибиотик укол кадаган. Хәзер баланың анасы моны әйтми, химик экспертиза билгеләнгән.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, әни кешенең миграция документларының срогы чыккан, шуңа күрә ул «ашыгыч ярдәм» чакырырга курыккандыр. Әтиләре бу вакытта Казахстанда була.

Табиблар бер атна буена кызны коткарырга маташа, ләкин ул хастаханәдә үлә. Җинаять эше ачылган. Әлеге гаиләдә 5 яшьлек тагын бер кыз бала бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100