news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй янындагы коега егылып төшкән энесен коткарырга маташкан кыз һәлак булган

news_top
Өй янындагы коега егылып төшкән энесен коткарырга маташкан кыз һәлак булган
Хабаровск крае прокуратурасы, https://epp.genproc.gov.ru/

Хабаровск өлкәсендә 12 яшьлек кыз коега егылып төшеп үлгән. Ул энесен коткармакчы булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

19 июньдә кичке якта Лазо районының Сита бистәсендә үсмер кыз үлеме турында край прокуратурасы хәбәр иткән.

«Торак йорт ишегалдында 12 яшьлек кыз, әни энесен коткарырга маташкан чакта, башы белән коега төшеп киткән һәм һәлак булган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Малайның хәле турында хәбәр ителми. «АИФ- Дальинформ» белешмәсе буенча, кыз 4 яшьлек энесен коедан чыгарган, аннары үзе егылып төшкән.

Басма хәбәр иткәнчә, коены әле төзи генә башлаганнар, шуңа күрә ул ачык булган.

Прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар