news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа кагыйдә: Өй янында шашлык пешерергә, кипкән яфраклар яндырырга ярыймы?

news_top
Яңа кагыйдә: Өй янында шашлык пешерергә, кипкән яфраклар яндырырга ярыймы?
"Татар-информ" архивы

Өй яныннан 5 метр ераклыкта шашлык пешерергә рөхсәт иттеләр. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Хәзер яфраклар яндыру һәм мангал куеп шашлык пешерү өй тирәсендә рөхсәт ителде. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше департаменты директоры Ринат Еникиев сөйләгән.

«Безгә бик күп сораулар килде. «Ни өчен сезнең янгынга каршы режим кагыйдәләре алты сутый җирдә кипкән яфраклары яндыру мөмкин булмаслык итеп төзелгән?» – диләр. Чыннан да, учак ягу өчен янгынга каршы ераклык корылмалардан һәм биналардан 50 метр, яки тимер контейнерда 20 метр иде. Бу нормативларны үтәү чынлыкта мөмкин түгел», – дип цитата китерә ТАСС агентлыгы Гадәттән тыш министрлык вәкиле сүзләреннән. 

Яңа кагыйдәләр буенча, мангалдан өйгә кадәр ераклык 50 урынына 5 метр булырга тиеш. Яфракларны бинадан 15 метр ераклыкта түгел, 7,5 ераклыкта яндырырга ярый. Элеккечә үк, бу эшләрне җилсез көнне, саклык чараларын үтәп кенә башкарырга ярый, дип искәртә спикер.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар