Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй янында балык чистартып утыручы әтиле-уллы ир-атларга мылтыктан атканнар, берсе үлгән

news_top_970_100
Өй янында балык чистартып утыручы әтиле-уллы ир-атларга мылтыктан атканнар, берсе үлгән
https://oren.sledcom.ru/

Оренбург өлкәсенең Бузулук шәһәрендә ике ир-атка мылтыктан атканнар, берсе һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, фаҗигане күршеләре күреп тора. 59 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек улы өйләре янындагы гаражда балык чистарта. Шул чакта алар янына 54 яшьлек ир-ат килә, сөйләшә башлый. Бу кешеләр таныш булмый. Әти-уллы ир-атлар таныш булмаган кешегә китәргә әйтә. Ләкин 54 яшьлек ир-ат үпкәли, өенә кайтып кыскартылган мылтык алып килә. Ул уналтынчы калибрлы мылтык алып килә һәм әтиле-уллы ир-атларга терәп ата.

«Ул койма читендә утырып мылтыкны корды да күршеләре каршында ук ир-атларны атты. Коточкыч. Ул гараж яныннан киткәч, аңа тагын бер ир-ат очрады, ул аңа да атмакчы булды, патроннары беткән иде. Могҗиза коткарды дияргә була. Ләкин Витя абыйны кайтарып булмый инде. Ул аның корсагына атты», - ди күрше хатын.

59 яшьлек ир-ат хастаханәдә үлә. Улы хәзер хастаханәдә ята. Ядрә аның кулына эләккән.

Orenburg.kp.ru үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүченең мылтыгы теркәлмәгән.

Җинаятьтән соң ул качып китмәкче була, аны полиция тиз арада тоткарлый. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100