«Өй тулысынча янып бетте». Ир белән хатын биш баласын өйдә калдырып, ишекне бикләп киткән
Ростов өлкәсендә күп балалы ир белән хатынга хөкем карары чыгардылар. 26 яшьлек Вероника һәм 29 яшьлек Леонид (исемнәр үзгәртелә) 3 һәм 5 яшьлек балаларын саксызлык аркасында үтерүдә гаепле, дип табылган. Алар 5 баланы өйдә бикләп киткән, өй тулысынча янып беткән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига быел февраль азагында була. Бергә яши торган ир белән хатын олы кызларының туган көнен бәйрәм итә. Өйдә табын коралар, дусларын чакыралар. Караңгы төшкәч, дуслары кайтып китә, Вероника белән Леонид никтер урамга чыгып китә. Авыл халкы фикеренчә, ир белән хатын хәмер эзләп чыккан.
Ир белән хатын өйгә керә торган ишекне тыштан бикли, ачкычны үзләре белән алалар. Бу вакытта өйдә мичкә ягып калдырылган була. Өлкәннәр чыгып киткәч, 5 бала бөтенләй ялгыз кала, өйдә телефон да булмый.
Басма чыганагы белешмәсе буенча, олырак балалар бер бүлмәдә була, сабыйлар аш бүлмәсендә шырпы һәм картон тартмалар белән уйный. Шулай итеп янгын чыга. Аны күршеләр күреп ала, алар ярдәмгә ашыга.
«Барысы да секунд эчендә булды, мине кемдер чакырган кебек, уйлап та тормадым, бер хата да ясамадым. Мин кайсы тәрәзәгә керәсен дә белмәдем, бүлмәләр ничек урнашканын да белмим. Хәзер кабатларга кушсалар, булдыра алмас идем. Могҗиза белән генә тәрәзәне ваттым – анда олы балалар иде», – ди Валерий Иванович.
Ул 3 баланы алып чыга. Ләкин аш бүлмәсендә уйнаган сабыйларны алып чыга алмый.
Янгыннан соң, 3 олырак баланы хастаханәгә алып китәләр, ата-аналарын тоткарлыйлар. Хәзер балаларның гомеренә куркыныч янамый.
Суд Вероника белән Леонидны «саксызлык аркасында 2 яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Ирне 1 ел да 2 айга колония-поселениегә озатканнар. Хатынга да шундый ук срок билгеләгәннәр. Баласына 14 яшь тулгач кына хатынны да колониягә җибәрәләр, диелә хәбәрдә.