news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй токмачы рецепты

news_top
Өй токмачы рецепты
Зөлфия Идрисова

Татар халык ашларын 30 елдан артык пешерүче, 5нче разрядлы кондитер-технолог Зөлфия Идрисовадан өй токмачы рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 2 йомырка, 200 грамм чамасы он, бер чеметем тоз. Барысын бергә кушып, камыр басарга.

Уртача тыгызлыкта камыр килеп чыга. Аны 10-15 минут «ял итәргә» калдырырга, кибеп китмәсен өчен полиэтилен пакетка салып куярга.

Камырны бик юка, үтә күренмәле итеп җәяргә.

Җәймәне 20-30 минут киптерергә, аннары кисәргә була.

Токмач берничә төрле ит салып кайнаткан шулпада тагын да тәмлерәк була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар