news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй шартларында колбаса ясау рецепты

news_top
Өй шартларында колбаса ясау рецепты
Фото: Маргарита Гәрәева

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы китапханәсе мөдире Маргарита Гәрәева өй шартларында колбаса ясау рецепты белән уртаклашты, дип яза «Минзәлә» сайты.

«Беренче тапкыр гына ясап карасак да, нәтиҗәсе бик куандырды», – дигән уңган хуҗабикә.

Итне яхшылап юарга. Иттарткычның эресеннән (өчлесеннән) чыгарырга. Вак итеп турарга да мөмкин. 3 кг иткә 30 гр аш тозы, 30 гр нитрит тозы, 6 гр шикәр комы, 300 гр су, 18 гр колбаса приправасы. Шушыларны салып, яхшылап болгатырга. 5 сәгатькә суыткычка куярга. Соңыннан «колбаса өчен» дигән тышлык эченә (оболочкага) тутырырга. Баш-башларын бәйләп, вертикаль рәвештә бер тәүлеккә суыткычка элеп куярга.

Суыткычтан алып, 4 сәгать бүлмә температурасында тотарга һәм духовкага куярга. Духовканың температурасы башта 60 градус, соңыннан 80 градус булырга тиеш. Духовкадан алгач, 5 минут салкын суда тотарга кирәк.

Фото: © Маргарита Гәрәева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар