news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өй өстенә төшкән». Дагыстанда һәлакәткә очраган вертолетта 4 кеше үлгән, 3 кеше имгәнгән

news_top

Бүген Дагыстанда һәлакәткә очраган вертолет шәхси йорт өстенә төшкән, анда кешеләр яшәми. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Карабудахкент районында «Ка-226» вертолеты Ачи-Су бистәсе районында, «Жемчужина» ял базасыннан ерак түгел урында һәлакәткә очраган.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, вертолет бортында ким дигәндә 7 кеше булган. «Һәлакәт нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды, тагын 3 кеше җәрәхәтләнде, аларны хастаханәгә озаталар», – дип белдергән канал чыганагы.

Вертолетка ут капкан, табиблар исән калганнарның гомере өчен көрәшә, аларның хәле авыр, дип бәяләнә, диелә бу хәбәрдә.

РИА Новости белешмәсе буенча, 2 кеше бик авыр хәлдә, тагын 1 кеше авыр хәлдә, 4 кеше һәлак. Шәхси вертолет туристларны Кизләрдән Избербашка алып бара торган булган. Вертолет торак йорт өстенә төшкән, фаҗига вакытында өйдә кеше булмаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар