Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ой, муенымны буа!»: Мәскәүдә еланнар белән массаж ясый башлаганнар

news_top_970_100

Мәскәүнең бер шәхси клиникасында яңа төр хезмәт күрсәтә башлаганнар. Клиника табибы әйткәнчә, 50 меңеңне түләп еланнар белән бер тартмада ятсаң, аркаң авыртмаячак. Әле, өстәвенә, кешенең фобияләре юкка чыга, һәм «эчке гармония» барлыкка килә.

«Сеанс вакытында клиентның тәненә агулы булмаган еланнар куела. Массажда берьюлы берничә елан катнаша. Кечкенә еланнар тышкы проблемалар белән эшли һәм җиңелчә вибрация бирә, шулай итеп тән изри, гармония һәм тынычлык иңә. Ә соңыннан авыррак еланнар (эре питоннар) эчкәрәк керә, көчлерәк стресс бирә», – дип аңлаталар.

Клиникада әйтүләренчә, еланнар ярдәмендә хәтта ябыгып та була икән. Шуышучы җан ияләреннән куркып, кешеләр үзләре яратып ашаган зыянлы ризыкларны теләми башлый.

«Тик бу очракта еланнар гына түгел, ә диетолог табиблар да эшли. Мәсәлән, массаж вакытында, без клиентларга яраткан зыянлы ризыкларын ашарга тәкъдим итәбез. Болар барысы да – бу ризыкларга карата укшыту рефлексы барлыкка китерү өчен. Гади генә әйткәндә, бөер өсте бизләре бик күп күләмдә гормоннар бүлеп чыгара, алар майны яндыра, шуңа күрә стресс кичергәндә күп кеше ябыга», – ди аңлаттылар.

Клиникада әйтүләречнә, әлеге массажга ихтыяҗ бар, тик ул әле бер мәртәбә генә – клиентларның күпчелеге фотога гына төшәргә тели.

Шулай ук еланнар белән танышырга актриса һәм телевидение алып баручысы Ольга Спиркина, җырчы Виктория Пьер-Мари, блогер Анна Калашникова, шулай ук җырчы Прохор Шаляпин да килгән.

Хәтта Прохор белән Анна әлеге массажга ризалашкан да. Аларга пыяла аквариумда, аркаларына еланнар куеп, чиратлашып ятарга туры килгән.

Прохор Шаляпин еланнар аның муенын нык урый дип борчыла.

«Аннан курыкмагыз, ул сезне агач дип уйлый», – диде дә шәфкать туташы миңа кара-кызыл төстәге еланны сузды. Елан чыраен минем уч төпләремә төртә, җилкәләремә урала», – дип сөйли Прохор.

«Агач дип уйлыймыни! Ә ул ач булса? Минем кулымны азык дип кабул итсә? Күсе дип уйласа мәсәлән?...» – ди Шаляпин.

«Юк. Без аны ашаттык. Бу – сөт еланы. Аның төсе үтерә торган агулы коралл – аспидны хәтерләтә. Әмма холык буенча ул песи кебек инде: йомгак булып бөтерелә дә кулда утыра», – дип тынычландыра баш табиб, медицина фәннәре докторы Марият Мухина.

Карап торышка, елан – карусыз хайван... кебек. Шифалы җан ияләренең исемнәре генә дәһшәтле яңгырый: патша питоны, Калифорния патша еланы, сөт еланы... Ә шул ук вакытта алар кешеләр өчен бөтенләй зарарсыз: үз корбанын – кош яки кимерүче хайванны тешләми, ә үтергәнче буа да кабып йота. Кеше алар өчен бик зур. Шуңа күрә бу еланнарны экзотик процедурада – рептилияләр белән массаж ясауда кулланалар.

«Мин еланнардан курыкмыйм. Африкада еланнар белән бер аквариумда яткан булды инде. Мин йөзтүбән ятам да, күзләремне кысып йомам», – дип сөйли Прохор.

«Прохорның мускуллары әйбәт үскән, әмма кайвакыт умырткасының сөякле үсентеләрендә спазмнар була. Бу – озын буйлы кешеләрдә еш очрый торган зар (җырчының буе – 197 см). Бу мускулларга кадәр үтеп керү бик авыр. Без аларга рефлексотерапия ясаганда, бары тик инәләр белән генә кереп җитә алабыз, шулай ук аларга табигый мануаль терапевт булган еланнар да үтә ала», – дип сөйли табиб Марият Мухина.

Ә бу вакытта Прохорның аркасына дәвалаучы еланнарны куялар.

«Ой, ул минем муенга урала», – дип борчыла артист.

«Прохор, дулкынланмагыз. Күрәсезме, елан боҗра булып уралып ятты. Димәк, ул тук. Хайван ач булганда, ул бөтен буена сузыла һәм сезне үзенең ашказанына сыямы-юкмы икәнен чамалый башлый. Сез анда сыймыйсыз инде», – дип тынычландыра аны табиб.

Еланнар артистның азрак башын, билен һәм аякларын массажлый. 10 минуттан «пациент»ны аквариумнан чыгаралар. Аның битеннән шаулап тир ага, тик үзен күтәренке рухта хис итә.

«Еланнар белән массаж ясаган вакытта, бөер өсте бизләре бик күпләп гормоннар бүлеп чыгара. Бу гормоннар кәефне күтәрә, майны яндыра. Күп кеше стресс вакытында ябыга», – дип аңлата табиб җырчының бу халәтен.

Прорхор Шаляпиннан соң блогер һәм җырчы Анна Калашникова еланнар белән бергә ятарга җыена. Коллегасыннан аермалы буларак, ул бу хәшәрәтләрдән бик нык курка икән.

Тик Прохор аны тынычландырып, көч биреп тора.

«Анечка, син нәрсә инде! Үзеңне Клеопатра итеп той! Бу бит – синең дусларың. Кара, нинди матур алар!» – ди ул, еланнар Аняның тәне буйлап әрле-бирле шуышкан арада.

5 минуттан инде Аннаның куркуы уза, ул үзенең яңа альбомыннан мәхәббәт турында җыр көйләп ята һәм селфи ясый, дип яза «Metro» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100