Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өй каршында очрашып талашканнар». Көнче хатын сөяркәсенең үз хатынын үтергән

news_top_970_100
«Өй каршында очрашып талашканнар». Көнче хатын сөяркәсенең үз хатынын үтергән
https://pixabay.com/

Мәскәүдә яшәүче 40 яшьлек ханым сөяркәсенең 42 яшьлек хатынын үтергән. Ул көндәшен пычак белән чәнчегән. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

16 июньдә төн уртасы тирәсендә 45 яшьлек ир-ат яши торган йорт подъезды янында ир-атның хатыны белән сөяркәсе очраша. Алар талаша башлыйлар, аннары сугыш килеп чыга. 

«Минем рюкзагынмда пычак бар иде. Мин башта аңа каршы тордым, китүен теләдем, берничә тапкыр аның күкрәгенә һәм битенә суктым», – ди җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек хатын.

Аның 42 яшьлек көндәше кан югалтудан һәлак була, табиблар килгәнче үлгән була инде. 

Сөяркә хатын исә күрше йортта гына яши, ул фатирына кайтып, канлы әйберләрен чистартырга өлгерә. Аннары аны тоткарлыйлар. 

Сорау алганда бу хатын гаебен танып күрсәтмә бирә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100