news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өй герметик тозакка әверелгән». Югары Осланда 4 кеше һәлак булуның якынча сәбәбе билгеле

news_top

Югары Ослан авылында балалы гаилә һәлак булуның якынча сәбәбе ачыкланды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Кичә шәхси йортта 63 яшьлек хатын-кыз, аның 42 яшьлек улы һәм 11 һәм 13 яшьлек ике бала гәүдәсе табылды.

«Газпром трансгаз Казань» матбугат хезмәтендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, газ хезмәте белгечләре куркынычсызлык кагыйдәләренең җитди бозылуын ачыклаган. Йортта газ казаныннан чыккан төтен торбасын (дымоход) үз белдеге белән сүтеп алганнар, газ чыгуын хәбәр итүче сигнализатор сүндерелгән, ә вентиляция каналы томаланган булган.

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, әлеге факторлар йортны «герметик тозакка» әверелдергән. Кешеләрнең һәлак булуының якынча сәбәбе итеп сөрем газы белән агулану карала.

Тикшерү органнары «Саксызлык аркасында 2 һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар