news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өй, гараж, мунча, сарай, машина – бар да яна». Күп балалы гаиләдә нәни малай янып үлгән

news_top
«Өй, гараж, мунча, сарай, машина – бар да яна». Күп балалы гаиләдә нәни малай янып үлгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Дуван районындагы Михайловка авылында янгында 4 яшьлек малай үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бала мәетен агач йортның аш бүлмәсендә тапканнар.

Биредә күп балалы гаилә яшәве билгеле. Әтисе, әнисе, 4 малай һәм 1 кыз тора торган өй иртәнге якта яна башлаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, әтиләре бик каты пешкән, хәзер ул реанимациядә ята, тагын бер малай янгыннан алып чыккан чакта яраланган.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә өй дә, агачтан ясалган гараж, мунча, сарай һәм «Лада Ларгус» машинасы яна. Утны иртәнге 7ләр тирәсендә сүндереп бетерәләр.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар