Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Огузхан: Мин Төрки яшьләр фестивален бөтен кешегә дә тәкъдим итәчәкмен

20-27 сентябрь көннәрендә Боровое Матюшинода урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә IV Төрки яшьләр фестивале узды. Биредә төрле төрки илләрдән килгән делегатлар үзләренең милләтләре белән таныштырды, милли проектларын тәкъдир итте, Болгар, Казан калаларына экскурсияләргә барды, күңелле һәм файдалы чараларга йөрде. 

news_top_970_100
Огузхан: Мин Төрки яшьләр фестивален бөтен кешегә дә тәкъдим итәчәкмен

Төркиянең Измир шәһәрендә туып үскән һәм бүгенге көндә КФУның Халыкара Мөнәсәбәтләр Институтытында белем алучы Огузхан Акйылдырым фестивальдә быел беренче тапкыр катнашкан. Үзенең хис-кичерешләре белән ул “Татар-Информ” хәбәрчесе белән уртаклашты.

- Огузхан, син ФТМга ничек килеп эләктең, фестиваль турында каян белдең?

- Төрек студентлары председателе безгә фестивальдә катаншырга тәкъдим итте, мин озак уйламыйча ризалык бирдем.

- Фестивальгә карата булган өметләрең акландымы?

- Әйе, теләкләрем чынга ашты! Бирегә килгәндә яңа дуслар табырга, төрки халыклар турында күбрәк белергә теләгән идем.

 -Нинди төрки халыклары сиңа күбрәк ошады?

- Дөресен әйткәндә, берсен генә аеру кыен, чөнки һәр халыкның үз үзенчәлекләре, үз менталитеты. Делегатлар бөтенесе дә ачык йөзле, күңелле, тик, шулай да, Тыва халкы аеруча ошады. Алар үзләренең мәдәниятләрын, җыр-биюләрен, телләрен, традицияләрен, милли киемнәрен саклап кала алулары белән сокландыра.

- Форумда төрки халыкларның берлеген сизәсеңме?

- Әйе, без үзара нык якынлаштык, бигрәк тә уртак проблемалар, уртак тарихыбыз булуы берләштерәдер дип уйлыйм. Уртак телебездә дә сөйләшә алсак, бер-беребезне аңлау дәрәҗәсе тагын да артыр иде һәм без чын-чынлап бер бердәм халык була алыр идек. Телләр аермасы булуы барыбер үзенчә бер катлаулыклар тудыра.

- Төрки халыклар өчен Төркиядә проеклар оештыралармы?

- Әйе, бездә дә төрки халкы өчен күп кенә проектлар эшләп килә. Шулай ук форумнар да үткәрелә: төрле регионнардан төрки халыклар берләшү максаты белән Төркиягә җыела. Боларның барысын да хөкүмәт финанслый һәм яклый.

- Төрки яшьләр фестиваленә киләсе елга да килергә җыенасыңмы?

- Минемчә, мондый форумда катаншырга теләгән яшьләр, шул исәптән төрекләр, бик күп. Миңа быел мондый бәхет елмайган икән, икенче елга башкалар да фестивальнең тәмен татып карарга тиештер дип саныйм. Аларга үземнең урынымны бирергә әзермен.

- Фестивальдә иң күбе нәрсә ошады?

- Иң күбе, әлбәттә, кешеләр ошады. Алар итагәтле, ачык йөзле, бер-берсен хөрмәт итәләр.

- Фестивальгә дусларыңны, танышларыңны да дәшәсеңме?

- Әлбәттә, фестивальне бөтен төрки яшьләргә дә тәкъдим итәм. Бу- төрки ата-бабаларыбызның тарихын өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100