Смартфонда караңгы интерфейс күзләрне арытырга мөмкин, әмма күз күрүгә зыян китерми. Бу хакта табиб-офтальмолог, хирург-страболог Веста Майорова «РИА Новости»га асөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, күз күрү начарлану экрандагы фон төсе аркасында түгел, ә күз төзелешендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Яктыртылган экран, шул исәптән зәңгәр спектрдагы яктылык та, челтәр катлауга зыян китерерлек дәрәҗәдә көчле түгел.
Табиб билгеләп үткәнчә, караңгы тема кемгәдер текстны укуны җиңеләйтә, ә кемгәдер, киресенчә, уңайсызлык тудырырга мөмкин. Кичкә таба күзләр авыртса яки күренеш «йөзә» башласа, бу вакытлыча ару билгесе һәм ял иткәннән соң ул бетә.
Майорова йокларга бер-ике сәгать кала телефонны читкә куярга киңәш итте. Әгәр аннан баш тарту мөмкин булмаса, караңгы теманы кабызырга, экран яктылыгын текстны күзгә көч китермичә укырлык дәрәҗәгә кадәр киметергә һәм бүлмәдә артык көчле булмаган ут калдырырга кирәк.