Караңгыда телефоннар куллану күзләрне арыта, күзләрдә дискомфорт барлыкка китерә һәм күз күремен начарайта. Бу хакта офтальмолог, югары категорияле табиб Патимат Садуева сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.
Табиб сүзләренчә, һөнәри эшчәнлекләре компьютерларга яки мобиль телефоннарга бәйле кешеләргә гаджетлар белән эшләүне аеруча чикләргә кирәк.
Йоклар алдыннан гаджетлар куллануның нерв системасына тискәре йогынтысы турында да истә тотарга кирәк. Йокы гормоны – мелатонин бүленеп чыгу тоткарлану аркасында, циркада ритмы бозыла. Нәтиҗәдә, баш мие ял кирәклеге турында сигнал алмый, бу нерв системасын ярсыта һәм йокы сыйфатын начарайта, дигән офтальмолог.