Җәйге сезон күзләр өчен стресс вакыты Һәм бу чорда күзләрне саклау аеруча мөһим. Җәй көне еш күзәтелә торган хаталар турында «Лента.ру» сайтына медицина фәннәре кандидаты, офтальмолог Антон Казанцев сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, UV-фильтры булмаган арзанлы кара күзлекләр кию – иң зур хата. Мондый күзлекләрдә күз карасы киңәя һәм бөтенләй күзлексез йөргәнгә караганда да күбрәк зарарлы нурланыш кертә, дип искәртә белгеч. Ул күзлек сайлаганда «UV400» яки «100% UV protection» дигән маркировкалыларына өстенлек бирергә киңәш итә. Бу күзлекләрне хәтта болытлы көндә дә, аеруча сулыклар янында яки тауларда йөргәндә кияргә кирәк.
Офтальмолог шулай ук һаваны бик нык корыта торган кондиционерларны атап үтә. Кондиционер аркасында күз яше тышчасы тизрәк парга әйләнә һәм күз «корый» башлый: ачыта, күзгә берәр нәрсә кергән кебек була һәм күрү сәләте вакытлыча начараю күзәтелә. Компьютер яки смартфон каршында эшләгәндә, кеше сирәгрәк күзен йомып ала, бу исә хәлне тагын да катлауландыра.
Җәйге тагын бер зыянлы гадәт – ачык сулыкларда коенганда күзләрне сакламау. Моннан тыш, урамда юылмаган җиләк-җимеш ашау да куркыныч, чөнки кеше аннан соң күзләренә кагылырга мөмкин. Бу исә микроблы конъюнктивит китереп чыгара.
Белгеч сүзләренчә, тагын бер зыянлы гадәт – ял итмичә, кызу кояш астында артык озак йөрү һәм кызып китү. Эсседә кан тамырлары киңәя, күз басымы үзгәреп тора, ә күз яше сыеклыгы куера. Нәтиҗәдә, күзләрне кан белән тәэмин итү начарая, ди табиб.