news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Офиска бармыйча, өйдән генә эшләүнең сәламәтлеккә нинди зыяны бар?

Диванда ноутбук тотып ятып эшләү сәламәтлеккә шактый зыян китерергә мөмкин.

news_top
Офиска бармыйча, өйдән генә эшләүнең сәламәтлеккә нинди зыяны бар?
https://pixabay.com

Табиб-терапевт Людмила Лапа читтән торып эшләүчеләр авырый торган чирләр турында сөйләгән. Бу турыда RT хәбәр итте.

Читтән торып эшләүчеләр күбесе ялкаулана һәм активлык аз булу сәбәпле, симерә башлый. Моны булдырмас өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

«Симерү — бу панкреатит, ашказаны-эчәклек тракты һәм иммунитет белән проблемалар. Аннары кабат офиска эшкә йөри башлыйсы булса, үзеңне рәткә китергә кирәк. Авырып китәргә дә мөмкин, чөнки иммунитетның инфекцияләр белән очрашырга әзер булмавы ихтимал», — ди белгеч.

Эш урыны дөрес булмау да сәламәтлеккә йогынты ясый. Ноутбук тотып диванда яки караватта яту умырткалыкта проблемалар чыгара, остеохондроз, гиподинамия барлыкка килә.

Яктылык сул яктан төшәргә тиеш, моны да истә тоту хәерле. Һәр ярты сәгать саен ял итеп алырга онытмагыз, торып басып йөрергә, су эчеп килергә кирәк, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар