news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Офис хезмәткәрләре кофега һәм баллы тәм-томга аена 12 мең сум тота

news_top
Офис хезмәткәрләре кофега һәм баллы тәм-томга аена 12 мең сум тота
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Офис хезмәткәрләре эш ае дәвамында кофе һәм баллы тәм-том алырга 6 меңнән 12 меңгә кадәр акча туздыра. Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, Дәүләт идарәсе университетының институциональ икътисад кафедрасы доценты Светлана Сазанова сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

Белгеч сүзләренчә, ай дәвамындагы вак-төяк чыгымнар саллы суммага җыела. Әгәр автоматлардан эчемлек сатып алу чагыштырмача арзан булса, ә кофейняларга даими кереп йөрү бюджетка җитди «суга». 22 эш көне эчендә көненә ике чынаяк кофе, бер чынаякка 150-450 сум исәбеннән санаганда, аена 4400-9900 сумга чыга, дип санаган Сазанова. Автоматлардагы эчемлек арзанрак – 100 – 160 сум. Баллы тәм-томнар белән бу капкалап алуларның бәясе аена 6-12 меңгә чыга. Төшке ашлар тагын 11-15,5 мең сум өсти (көненә – 500-700 сум). Нәтиҗәдә, сумма керемнең өчтән берен тәшкил итәргә мөмкин.

Икътисадчы сүзләренчә, эштә финанс тәртибе керем дәрәҗәсенә бәйле. 50-80 мең сум хезмәт хакы алучылар гадәттә ашарга үзләре белән алып килә. Кофейняларда эчемлекләрне күбесенчә керемнәре 100 меңнән башланган кешеләр сатып ала, бу хезмәт хакының 2-5 проценты. Җиһазландырылган офис кухнялары акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә: әгәр компаниядә кофемашина, чәй һәм десертлар бар икән, хезмәткәрләр бу чыгымнарга аена 1 мең сум чамасы акча җыя, яки чыгымнарны эш бирүче тулысынча үз өстенә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар