news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Офис басарга кергән карак шунда ук йоклап киткән

Карак урланган акчасын тоткан килеш канәфидә йоклаган.

news_top
Офис басарга кергән карак шунда ук йоклап киткән

Оренбург өлкәсе буенча Росгвардия хезмәткәрләре берничә тапкыр караклыкта тотылган ир-атны кабат тоткарлаган. Ул офис басарга кергән һәм күн креслода йокыга киткән. Бу турыда ведомстовның матбугат хезмәтенә сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Вакыйга 20 ноябрьдә Оренбург шәһәрендәге администрация бинасында була. Бер компания директоры бинага таныш булмаган кеше үтеп керүе турында хәбәр итә. Ул бу кешене күзәтү камерасы аша күреп алганын әйтә.

Росгвардиячеләр бинадагы бүлмәләрне тикшереп йөргәндә каракны таба. Ул дүртенче каттагы бер бүлмәдә йокыга киткән була. Каракның үзе белән отверткалары, кусачкалары, ачкычлары, сейфтан урланган 140 мең сум акча була.

Тоткарланган ир-ат сүзләренчә, ул баскыч буйлап менгән, тәрәзәне ваткан һәм бу бүлмәгә кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар