Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Офицерга суккан өчен, мобилизацияләнгән ир-атны 7 елга хөкем иттеләр

news_top_970_100
Офицерга суккан өчен, мобилизацияләнгән ир-атны 7 елга хөкем иттеләр

Былтыр ноябрьдә Мәскәүнең «Патриот» паркында мобилизацияләнгән Александр Лешков подполковник Денис Мазановка суккан иде. Аны гыйнварда 5,5 елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр. Хәзер суд карарын үзгәрткәннәр һәм аны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда РБК яза.

Икенче көнбатыш округы хәрби суды элеккеге мобилизацияләнгән Александр Лешковка карата суд карарын катгыйландырды. Ул Мәскәүнең «Патриот» паркында офицерга суккан, дип сөйләгәннәр РБКга судның матбугат хезмәтендә.

«Суд карарны катгыйландырды – 7 ел каты режим», – дигәннәр судта.

Лешков һәм подполковник Денис Мазанов арасында низаг ноябрьдә, «Патриот» паркында тезелеп басу вакытында була. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, рядовой «кимсетү формасында сүгенү сүзләрен кулланып», хезмәтне оештырудан зарлана. Сөйләшкән чакта ул Мазановның «йөзенә тәмәке төтенен өрә». Офицер Мазанов аны кулы белән читкә этәрә, аннары Лешков подполковникның күкрәгенә йодрыгы белән суга, диелә җинаять эше материалларында.

Лешковка карата «хәрби хезмәт вазифаларын башкарган чакта җитәкчегә сугу» (ч. 3 ст. 334 УК) һәм «җитәкчене кимсетү» (ч. 2 ст. 336 УК) маддәләре буенча җинаять эше ачыла.

11 гыйнварда Одинцово гарнизоны хәрби суды Лешковны «сугуда гаепле» дип таба һәм 5,5 елга каты режимлы колониягә хөкем итә. Суд карарына шикаять белдерелә, диелә бу хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация турында 2022 елның 21 сентябрендә игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу аның тәмамлануы турында 28 октябрьдә хәбәр итте. Соңрак мобилизациянең яңа дулкыны турында хәбәрләрне Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков берничә тапкыр кире какты. Декабрьдә Путин үзе дә хәзерге вакытта моңа ихтыяҗ булмавын әйтте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100