«Әтисенә зиратта төшерелгән видео килә»: югалган 15 яшьлек кызны күрше шәһәрдә тапканнар
Красноярск өлкәсенең Ачинск шәһәрендә 15 яшьлек кызның югалуы турында хәбәрләр таралган иде. Аны урлаганнар, дип санаганнар. Кызны йортыннан 35 чакрым ераклыкта Назаров шәһәрендә тапканнар. Бу хакта Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитетында сөйләгәннәр. Ул ниндидер фатирда булган.
Билгеле булганча, кыз 18 мартта 16 сәгать тирәсендә өеннән чыгып китә. Берничә сәгатьтән соң аның әтисе мессенджерына видео килә, анда кызы зиратта, күз яшьләре белән, «Юра абый»дан 300 мең сумга алдаганы өчен гафу үтенә. Шулай ук кадрларда ул «Сережа абый»дан гафу үтенә. Кызның әнисе сүзләренчә, моңа кадәр кызының өйдән качканы булмаган, һәм гаиләдә низаглар булмавын әйтә.
Билгесез номерлардан кызның әти-әнисенә аны азат итү өчен 500 мең сум акча күчерүне таләп итеп хәбәрләр килә. Кызны зләүгә 200 кеше – волонтерлар һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
19 мартта көндез Тикшерү комитеты кызның видеомөрәҗәгате язылган Ачинск зиратын тикшергән. Анда Дашаның гына аяк киеме эзләрен тапканнар. Кызны зиратка алып килгән такси йөртүчесе укучы кызның машинага үзе генә утыруы турында сөйләгән.
Алынган мәгълүматлардан чыгып, тикшерү, кыз мөстәкыйль рәвештә видеоязма әзерләгән һәм яздыру вакытында зиратта берүзе булган, дигән нәтиҗәгә килгән, – дип сөйләделәр край тикшерү комитетында.
Бер тәүлек узгач, укучыны күрше Назарово шәһәрендә тапканнар. Ул кемнеңдер фатирында булган. Ул анда ялгыз булганмы, әллә янында берәрсе булганмы – монысы билгесез.
Беренчел мәгълүматлар буенча, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Тиздән укучы кызны, булган хәлләрне ачыклау өчен, полиция бүлекчәсенә китерәчәкләр.