Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдә хатыны һәм сабый кызы көтә иде»: коточкыч авариядә яшь ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
«Өйдә хатыны һәм сабый кызы көтә иде»: коточкыч авариядә яшь ир-ат һәлак булган
"Татар-информ" архивы

5 август кичендә Новосвердловск нефтебазасы янында коточкыч авария була. Hyundai йөртүчесе – 26 яшьлек Сергей каршыга килгән фурага бәрелеп үлә. Ул хатыны һәм 10 айлык кызы янына өенә кайтырга чыккан булган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Ул эшеннән, Сидельниково станциясеннән кайтып барган, тимер юлчы булып эшли иде. Авариягә 10 минут кала хатынына шалтыраткан, тиздән кайтып җитәчәген, эштән чыгуын әйткән. Ул яхшы күңелле иде, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартканы булмады. 18 яшеннән бирле машина йөртә. Соңгы 2 айда ялсыз эшләде, чөнки хезмәткәрләр җитеп бетми иде. Көндез дә, төнлә дә эшләде, «отсыпной» ала да, аннан тагын көненә 12шәр сәгать эшли», – дип сөйләде Сергейнең апасы Елена.

Елена сүзләренчә, авариядән соң аларга документ тапшырганнар. Анда Сергей бер түмгәккә төртелгән, шуннан соң машина тайгаклап киткән дип язылган. Ул машинаны борып өлгерә алмаган һәм фура астына эләккән. Бу вакытта спидометрда рөхсәт ителгән тизлек күрсәтелгән. Авария шаһитлары да, машина кисәк кенә бөтерелеп киткән, дип әйтә.

«Мин туктаган идем. «Җиңел машина тайгаклап китте һәм каршы якка чыкты», – диде фура йөртүчесе. Аннары йөк машинасына бәрелгән. Капот астында яна башлады, шаһитлар огнетушитель белән килеп, утны сүндереп өлгерделәр. Йөртүченең кулында да, муенында да пульсын тапмадым. Әмма карап торышка артык имгәнгән кебек түгел иде, тәне дә җылы иде. Кемдер ашыгыч ярдәм чакырды, мин анда тормадым инде, киттем», – ди авария шаһиты.

Сергей ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк вафат булган. ЮХИДИ хезмәтендә әйтүләренчә, ул сигез ел машина йөрткән, административ җаваплылыкка тартылганы булмаган. Авария вакытында иминлек каешын эләктергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100