Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өендә пневмониядән үлгән ир-атның йөрәген эшләтеп җибәргәннәр

news_top_970_100
Өендә пневмониядән үлгән ир-атның йөрәген эшләтеп җибәргәннәр
Фото: © https://medicin.cap.ru/

Чабаксарда табиблар пневмония белән авыручы 45 яшьлек ир-атны коткарып калган. Пациент клиник үлем кичергән.

18 ноябрь кичендә медицина бригадасы авырдан сулый торган һәм иреннәре зәңгәрләнгән авыру янына килгән. Ярдәм иткән вакытта авыру аңын югалта һәм суламый башлый. Табиб Маргарита Давыдова һәм фельдшер Екатерина Баринова пациентның йөрәге туктавын аңлап ала һәм реанимацияләү алымнарына тотына. 10 минуттан соң ир-атның йөрәге яңадан эшли башлый, һәм аның хәле тотрыклылана, дип хәбәр итә Чувашиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Екатерина Баринова сүзләренчә, ул 1 ай элек тә охшаш хәлгә юлыккан булган. Алар ул чакта 80 яшьлек әбигә ярдәм күрсәткән, ул да процедуралар вакытында кинәт сулаудан туктаган. 7 минут дәвамында табиблар аның тормышы өчен көрәшә һәм аның да йөрәген эшләтеп җибәрә алганнар. Олы яшьтәге хатын-кызда шулай ук пневмония булган.

Үпкә ялкынсынуының беренче билгеләре: ян яклар авырту, бигрәк тә тирән сулыш алганда; сулыш алу кыенлашу, ютәл, арыганлык, хәлсезлек, баш авырту, югары температура (39-40° кадәр) яки нормадан түбән температура (бигрәк тә өлкәннәрдә), күңел болгану, косу. Мондый билгеләр булганда тиз арада участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дип кисәтә табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100