Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өенә кайтып үлде». Сарманда яшәүче хатынны ике таныш хатыны кыйнаган, алкаларын урлаган

news_top_970_100

Сарман районында яшәүче ике хатын-кызны 64 яшьлек таныш хатын-кыз үлемендә гаеплиләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 37, 41 һәм 64 яшьлек өч таныш хатын хәмер эчеп утыра. Аннары 64 яшьлек хатынны иптәшләре кыйный. Алар мәрхүмәгә куллары белән суга, аяклары белән тибә, шул исәптән башына да. Аннары яшьрәк хатыннар корбаннарының алкаларын урлый.

Кыйналган хатын өенә кайтып китә. Ул башы имгәнүдән өендә вафат була.

37 һәм 41 яшьлек хатыннарны тикшерү вакытына сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100