Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өенә кайтып җитәргә 10 метр калган: Татарстанда бала коега төшеп үлгән

Коточкыч хәбәр бөтен Татарстанны тетрәндерде: Тәтештә 10 яшьлек малай һәлак булган. Бала мәктәптән өенә кайтырга чыга һәм эзсез югала. Мәктәп укучысын бөтен шәһәр белән эзлиләр. Һәм табалар. Коеда. Үле килеш. Аңа өенә кайтып җитәргә 10 метр гына ара калган була. «Татар-информ» булмый калуы мөмкин булган фаҗига турында.

news_top_970_100
Өенә кайтып җитәргә 10 метр калган: Татарстанда бала коега төшеп үлгән
Тәтештә 10 яшьлек малай коега төшеп һәлак булган
Фото: Һәлак булган малайның күршесе Ирина тарафыннан бирелде

«Бу вакыйгаларның куркыныч агышы»

Фаҗига 22 февральдә Тәтештә була. 10 яшьлек Никита мәктәптән өенә кайтырга чыга. Малай ул көнне мәктәпкә берүзе бара – 2нче сыйныфта укучы сеңлесе дә авырып китә, дусты да, үзен яхшы хис итмичә, өйдә кала. Малайларга хас булганча, Никита өенә ашыкмый. Бу көнне ул икенче юлдан кайтырга була. Күңеле маҗаралар эзли...

«Мәктәптән өйгә кадәр 15-20 минутлык юл. Гадәттә, Никита башка юлдан йөри иде. Ә монда юлны үзгәрткән», – дип сөйли «Татар-информ»га һәлак булган малайның әнисенең күршесе Ирина.

Аның сүзләренчә, Никита күп балалы гаиләдә өлкән бала булган. Әнисе Вера тагын 8 яшьлек кызын һәм 2 айлык сабыен берүзе үстерә.

«Никита өйгә берүзе кайтырга чыккан. Ниндидер куркыныч вакыйгалар агышы».

Фото «Татар-информ»да малайның әнисенең рөхсәте белән куелды

«Бик әйбәт малай иде. Тыныч, тыңлаучан. Сеңлесен һәрвакыт мәктәптән өенә алып кайта иде. Ә монда кыз авырып киткән. Дусты да бу көнне мәктәпкә бармаган. Шуңа күрә Никита өйгә берүзе кайтырга чыккан. Ниндидер куркыныч вакыйгалар агышы. Янында берәрсе булса, бәлки, аны коткара да алган булырлар иде», – дип дәвам итә сүзләрен Ирина, күз яшьләрен тыярга тырышып.

Хатын сүзләренчә, Никитаның әнисе, улы тиешле вакытта мәктәптән өйгә кайтып җитмәгәч һәм телефон шалтыратуларына җавап бирмәгәч, шунда ук чаң суга. Укучыны бөтен шәһәр белән эзлиләр. Һәм табалар... Төнлә, өйдән 10 метр ераклыкта, коеда, үле килеш.

Хәзерге вакытта өйләр торган урында кайчандыр җитештерү, чистарту корылмалары, янында ташландык ферма булган.

Фото: күршеләре Ирина тарафыннан тәкъдим ителде

«Кайтканда кар өстенә фәрештәләр ясаган... Ә хәзер үзе фәрештә»

«Никитаның үлеменә беркем дә ышанмый. Без аның ни өчен бу юл белән кайтуын һаман аңламыйбыз. Аннан йөрүе куркыныч икәнен һәркем белә бит», – дип искә төшерә Ирина.

Ирина сүзләренчә, хәзер йортлар булган урында кайчандыр җитештерү, чистарту корылмалары булган. Аннары бизнес ябылган, биналарның бер өлеше җимерелгән, бер өлешен таркатып бетергәннәр. Ә җир асты «бункерлары» калган.

«Анда чын җир асты шәһәре бар. Чистарту корылмалары, ниндидер коллекторлар, торба һәм юллардан чын лабиринт. Әлбәттә, балаларга кызык. Ләкин барысы да төгәл белә иде – анда йөрергә ярамый. Һәм мин үз балаларымны бу урынны әйләнеп чыгарга өйрәтәм», – дип уртаклашты Ирина.

Никитаны тапкач, видеокамера язмаларын тикшерделәр, укучы барган юл буйлап уздылар.

«Мин инде, ул башка юл белән киткән, зират аша юлны кыскарткан, дип әйттем. Аннары ир-атлар аның маршруты буенча бардылар... Кар өстендә, кайбер урыннарда, Никита ясаган «кар фәрештәләре» калган. Ә хәзер ул үзе фәрештә», – дип дәвам итте сүзләрен Ирина.

Ул Никитаның люкка төшкән мизгеленең камерага эләккәнен сөйли. Кадрлардан күренгәнчә, бала куаклыкка керә һәм кире чыкмый. Аңа өенә кайтып җитәргә берничә метр гына калган була...

«Бу урында су белән тулган 3 ачык кое бар. Алар кар астында күренми. Никитаның, егылып төшкәч, ярдәмгә чакырырга өлгермәвенә гаҗәпләнергә кирәкми. Баланы югалту – бу коточкыч», – ди хатын.

Фаҗиганы булдырмый калып булыр идеме?..

Ирина сүзләренчә, коеларны ябу үтенече белән күрше йортларда яшәүчеләрнең имзалары куелган хатлар язылган булган инде.

«Минем кызым белән коточкыч очрак булды. Ул шулай ук коега төште, дөрес, шәһәр үзәгендә, аннан ул үзе чыга алды. Мин ул вакытта эштә идем. Хәтерлим, ул пычранып беткән хәлдә килде. Үзе елый, бик курыккан иде», – дип сөйли Ирина.

Һәм бу – беренче генә очрак түгел. Берничә ел элек күршенең эте дә коега төшеп киткән иде. Ул вакытта ир-ат өйдән-өйгә йөреп имзалар җыйды һәм, ачыклык кертүне сорап, администрациягә мөрәҗәгать итте. Эт урынында теләсә кайсы вакытта кемнеңдер баласы була алыр иде бит. Шулай булды да…

«Минем кемнедер гаеплисем килми. Никитаның үлемендә без барыбыз да гаепле – мин дә, күршеләр дә... Барыбыз да! Әлеге территорияне куркынычсыз итү кирәклеген шәһәр җитәкчелегенә җиткерә алмадык», – дип дәвам итә сүзләрен Ирина.

Бала эшләми торган сәнәгать предприятиесенең чистарту корылмасына 3 метр биеклектән егылып төшкән.

Малайның үлем факты буенча җинаять эше кузгатылган, ә Татарстан Прокуратурасы тикшерү эшен башлаган. Ачыкланганча, бала эшләми торган сәнәгать предприятиесенең чистарту корылмаларына 3 метр биеклектән егылып төшкән. Һәм, мөгаен, цемент капчыгында бозлы суда туңып, коточкыч үлем белән һәлак булгандыр.

Вакыйга урынына район прокуроры Оксана Шуста килгән.

«Күзәтчелек ведомствосы объектның кем карамагында булуын ачыклаячак һәм муниципаль милек турындагы закон таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк. Нигезләр булган очракта прокурор тарафыннан чаралар күреләчәк», – дип сөйләде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Хәзер, тикшерү эшенә хокук сакчылары кушылгач, эш үле ноктадан кузгалырга тиеш. Ләкин бу – баланы әнисенә кире кайтармаячак. Шулай да мондый фаҗигаләрдән алга таба сакланырга ярдәм итәчәк.

Никита фаҗигасе кабатланырга тиеш түгел. Тик аны да онытырга ярамый.

Фото «Татар-информ»да малайның әнисенең рөхсәте белән куелды

«Вераны ташламыйбыз, бөтен шәһәр белән ярдәм итәбез»

Ирина сүзләренчә, Тәтештә күп балалы гаиләнең фаҗигасенә беркем дә битараф калмаган. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Никитаның әнисе Вераны берүзен генә калдырмаска тырышалар.

«Вераның янында һәрвакыт кешеләр бар. Хәзер аңа ярдәм итәр өчен акча җыя башладык. Җирләү өчен, һәм болай гына да. Бүген Никитаны алып кайтырга тиешләр... Аны иртәгә җирләячәкләр», – дип елап җибәрде Ирина.

Әңгәмә ахырында хатын Никитаның коточкыч үлеме тарихын болай гына калдырмаячагын һәм коллекторларның ябылуына ирешәчәген билгеләп үтте.

Ирина коллекторларның ябылуына ирешәчәген билгеләп үтте.

Фото: күршеләре Ирина тарафыннан тәкъдим ителде

«Вера һәм без гаделлек өчен көрәшәчәкбез. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе безнең якта булыр, ярдәм итәрләр, дип ышанам. Никита фаҗигасе кабатланырга тиеш түгел. Тик аны да онытырга ярамый! Югыйсә, олылар ваемсызлыгы аркасында, тагын кемнеңдер баласы үләргә мөмкин», – ди Ирина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100