Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оекбашы да юк, үзе әнисен эзли». Казанда салкын урамда адашкан баланы тапканнар

news_top_970_100

Казанда урамда ялгызы йөрүче 6 яшьлек малайны битараф булмаган кешеләр коткарган. Хәзер баланы хастаханәгә җибәргәннәр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, әни кеше бу баласын кибеткә барган чакта югалткан. Хатынның 4 баласы бар. Ул балалары белән кибеткә бара һәм өйгә өчесен генә ияртеп кайта. 6 яшьлек малай салкын урамда ялгызы гына кала, ул район буйлап әнисен эзләп йөри.

Сабыйны яшь егет белән кыз таба. Алар баланы кибеткә алып килә. Биредә баланы Юлия Приходько күреп ала. Ул да кибеткә әйберләр алырга килгән булган. Салкында өшегән баланы күреп, ул да битараф кала алмый.

«Машиналар йөри торган юлда шушы баланы тапканнар. Ул әнисен эзләп йөргән. Мин өйгә аяк киеме алырга кайтып килдем. Баланың колготкие да, оекбашлары да юк. Яшь егет белән кыз аңа оекбаш алган», – ди Юлия.

Урынга хокук саклаучылар килгән. Гаиләдәге 3 баланы инспекторлар алып киткән. Салкында йөреп өшегән бала хастаханәдә. Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

«Балалар нинди шартларда яшәвен карарга, гаиләне хисапка куярга кирәк. Ярдәм кирәк булуы ихтимал», – ди Юлия.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100