news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Оекбашларын иснәүче ир-ат үпкәсендә гөмбәләр үскән

Оекбашын иснәү гадәте аркасында ир-ат хастаханәгә эләгә.

news_top
Оекбашларын иснәүче ир-ат үпкәсендә гөмбәләр үскән
Кытайда бер ир-ат үз оекбашларын исни торган булган. Берникадәр вакыттан соң аның үпкәләрендә гөмбәчекләр үрчи башлаган. Нәтиҗәдә ир-ат хастаханәгә эләккән. Бу турыда кытай басмасына сылтама белән «Газета.ру» сайты хәбәр итте.

Фунцзянь провинциясендә яшәүче Пэн фамилияле кеше, күкрәгендә авыртулар башлангач, табибларга мөрәҗәгать итә. Аны дәвалап карыйлар, тик файдасы тими. Бер атнадан ир-ат бөтенләй хәлсезләнә һәм аны хастаханәгә яткыралар. Рентген ясагач, аның үпкәләрендә гөмбәләр үсүе ачыклана.

Моңа кадәр ир-атның баласы туа һәм төннәр буе йокламагач, аның иммунитеты бик көчсезләнә. Оекбашын иснәү гадәте исә шушы вакытта үпкә авыру китереп чыгара. Гөмбәчек споралары үпкәләргә эләгә һәм үсә башлый, шулай итеп ир-ат йөткерергә тотына, диелгән әлеге хәбәрдә.

Табиблар тиешле дәвалау ысулларын куллангач аның хәле яхшыра. Тик бу ир-ат әлегә терелмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар