Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оекбаш киеп йоклауның нинди зыяны бар?

Табиб аякларны төнлә җылыда тотуның башка ысулларын әйтте.

news_top_970_100
Оекбаш киеп йоклауның нинди зыяны бар?
Михаил Захаров

Табиб-флебологлар фикеренчә, йоклаганда оекбаш киеп ятмау хәерле. Аның резинкасы аяк балтырын кысып тора, берничә төн рәттән оекбаш белән йоклаган очракта, кан әйләнеше бозылачак, ди белгечләр. Аяк көн дәвамында да шешә, төнгә оек киеп кысып кую тагын да начар йогынты ясый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кысып тора торган оекбаш аякка сулыш алырга да ирек бирми. Көндез йөргән оектан йокларга яткан очракта, гөмбәчек, микоз авырулары, тире кибү барлыкка киләчәк. Өстәвенә, сасы ис тә булыр.

Күпләр кичен оек киеп ятып, иртән яланаяк уянганы бардыр. Оекны салып ату теләге үзеннән-үзе башта барлыкка килә. Баш мие оекбашны комачаулый торган әйбер дип кабул итә. Нәтиҗәдә, кеше йоклый алмаска мөмкин.

Төнлә аяк туңмасын өчен башка ысуллар да бар. Мәсәлән, йоклар алдыннан берничә сәгать алдан аякларны җылы суга тыгып утырып торыгыз. Яки аякларга тагын бер җәймә, юрган каплагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100