Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өегезне караклар басарга керергә җыенуын ничек аңларга?

news_top_970_100
Өегезне караклар басарга керергә җыенуын ничек аңларга?
"Татар-информ" архивы

Бакча сезоны башлангач, фатир басу очраклары арта. Хуҗалар өйдә озак булмый торганда әзерләнә торган җинаять билгеләре турында адвокат Анатолий Миронов «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, җинаятьчеләр фатир басканчы башта әзерләнә. Алар фатирны күзәтеп йөри, анда яшәүче кешеләрне караштыра.

«Фатирдан чыккан чакта моңарчы очрашмаган чит кешеләрне күрсәгез, уяу булыгыз», – ди юрист.

Милегегез, берәр кая җыенуыгыз турында артык сөйләнеп йөрмәгез. Ялга баруыгызны бөтен кешегә әйтмәгез.

Керә торган ишектә төрле тамгалар барлыкка килсә, почта тартмасына нидер билгеләп куйсалар, йозак белән проблемалар чыкса, ишеккә билгесез кешеләр шалтыратып китсә, домофонга дәшеп борчысалар – болар барысы да куркыныч турында хәбәр итәргә мөмкин, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100