Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өе янында яна башлаган чирәмне сүндергәндә, әби һәлак булган

news_top_970_100
Өе янында яна башлаган чирәмне сүндергәндә, әби һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Көшәл авылында 78 яшьлек әби янгын вакытында пешкән һәм үлгән. Әби өе янында яна башлаган чирәмне сүндермәкче булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Пенсионер карчыкның бакчасы янында коры чирәмгә ут каба. Ул ялкынны үзе сүндерергә маташа. Шул чакта аның киемнәренә ут каба. Дүртөйле хастаханәсенә китергәндә, аның тәненең 85 проценты пешкән була инде. Әби хастаханәдә үлә.

Урынга килгән янгын сүдерүчеләр утны 15 минут эчендә сүндереп бетерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100