news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Одессада ике бур елның иң ахмак җинаятен кылганнар

Одессада ике бур елның иң ахмак җинаятен кылганнар

news_top
Одессада ике бур елның иң ахмак җинаятен кылганнар
Одессада кылынган бер җинаятьне полиция хезмәткәрләре елның иң ахмак җинаяте дип тапкан. Бу хакта патруль полициясе хезмәткәре Зоя Мельник социаль челтәрдә хәбәр иткән, дип яза РЕН ТВ сайты. 

Мельник ике ахмак бур турында язган. Бурлар берәүнең сумкасын тартып ала да, качарга тели. Башта аларның эшләре үзләре теләгәнчә бара - алар морадына ирешәләр, кешене кыйнап, аның сумкасын тартып алалар. Һәм, качабыз дип уйлап, полиция бүлегенә килеп керәләр. 

Мөгаен, алар Одессага башка шәһәрдән килгәннәрдер, дип язган Мельник.  "Нәкъ полиция участогына таба чабып килмәсләр иде", - дип өсти ул.

Әлбәттә, җинаятьчеләрнең икесен дә полиция тоткарлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар