Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өчтән күбрәк бала булган гаиләләрне генә күп балалы дип санарга тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Өчтән күбрәк бала булган гаиләләрне генә күп балалы дип санарга тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Россиядә күп балалы гаилә төшенчәсенең югары чиген арттыру инициативасын хуплады. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Алдарак Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова 3 балалы түгел, ә 4 яки 5 балалы гаиләләрне күп балалы дип санарга тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, күп балалылык планкасын 2050 елга арттырырга кирәк.

«Күп балалы гаиләләр саны арту статистикасы күрсәткәнчә, Россиядә тормышка ашырыла торган ярдәм чаралары күп балалы гаиләләр артуга китергән, һәм бүген 3 балалы гаиләләр – гадәти күренеш. 2050 елга 4 яки 5 балалы гаиләләрне күп балалы дип санарга омтылырга кирәк», – диде Волынец әлеге тәкъдимне шәрехләп.

Ул, күп балалылык планкасын арттырганда, балалы гаиләләрнең тормыш сыйфаты начарланмасын һәм икътисади кыенлыклардан курыкмыйча, күбрәк бала табуга этәргеч бирү өчен, ярдәм чараларын көчәйтергә кирәк, дип өстәде.

«Демографик сәясәт комплекслы, күп векторлы булырга тиеш: финанс, социаль һәм белем бирү һәм башка төр ярдәм аркылы туучылар санын арттыру, шул ук вакытта тормыш сыйфатын саклап калу һәм күп балалы гаиләләр булдыру өчен уңайлы шартлар булдыру. Бу – зур гаиләне норма итеп кенә түгел, ә гражданнар өчен кызыктыргыч итәргә дә мөмкинлек бирәчәк», – диде балалар омбудсмены.

Аның сүзләренчә, Татарстанда балалы гаиләләр өчен комплекслы ярдәм чаралары тормышка ашырыла.

«Мәсәлән, Татарстанда балалы, шул исәптән 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен социаль ярдәмнең киң спектры бар, моңа торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр, балалар бакчасына компенсацияләр, даруларга һәм юлга түләүләр, шулай ук берьюлы берничә бала туганда бирелә торган бердәм һәм айлык түләүләр дә керә. Яшь гаиләләргә актив ярдәм күрсәтелә. Аз керемле гаиләләргә аерым игътибар бирелә – аларга яңа туган балалар өчен бүләк комплектлары, балалар бакчасына түләүне 100 процент компенсацияләү һәм даруларга түләүләр каралган», – диде Волынец.

Аның сүзләренчә, мондый ярдәм 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә лаеклы тормыш дәрәҗәсен сакларга һәм балалар тәрбияләүдә гармонияле шартлар булдырырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100