Җырчылар, алып баручылар, гадәттә, мәҗлесләр алып бару бәяләре турында кычкырып йөрергә яратмый. Журналистлар белән дә бу темага сөйләшергә берсе дә атлыгып тормый. Ә менә җырчы Артур Салихов социаль челтәрләргә үзенең мәҗлесләр алып бару бәясен ачыктан-ачык язган.
«Сатыла торган пост. Сезнең туйны яки башка мәҗлесне 1000 сумга үткәрәм. Бетте.. Очсыз һәм нокта», – дип яза ул.
Бу мең сумның тагын бер нуле төшеп калмадымы икән?
«Интертат» иң танылган алып баручылар исемлеген төзегән иде. Аларның бәяләре белән биредә таныша аласыз.