Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Очраштырмагач, кыз үзе котыртты». Егет сөйгәненең анасын, атасын, сеңлесен үтергән

news_top_970_100
«Очраштырмагач, кыз үзе котыртты». Егет сөйгәненең анасын, атасын, сеңлесен үтергән
https://pixabay.com/

Омск өлкәсендә 17 яшьлек егет 14 яшьлек сөйгән кызының анасын, үги атасын һәм нәни сеңлесен үтерүдә гаебен таныган. 14 яшьлек кыз сөйгән егетен туганнарын үтерергә үзе котырткан. Бу турыда «Вести» каналы прокуратурага сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 2022 елның 22 гыйнварында төнлә Юрьевка авылында була. Кыз берничә көн дәвамында сөйгән егетенә зарлана, ул егете белән очрашырга рөхсәт итмәүләрен, 10 яшьлек инвалид сеңлесен карарга мәҗбүр итүләрен сөйли. Шуннан соң егет белән кыз туганнардан үч алу планын кора. Алар дусларыннан штык-пычак ала һәм төнге икедә барысын да үтерә.

Егет шәхси йортка арткы ишектән керә, кыз бу ишекне алдан ачып куйган була. Егет инвалид кызны, аның 35 яшьлек анасын, 38 яшьлек үги атасын корбан итә. Үтерүдән соң, алар кызның 6 яшьлек энесен уяталар, кыз энесе белән күршеләргә керә, өйгә таныш булмаган ир-ат килеп керүен, туганнарын үтерүен әйтәләр. Кыз булмаган җинаятьченең ялган кыяфәтен дә тасвирлап бирә. Ләкин җинаятьчеләрне тиз арада ачыклыйлар.

Ноябрьдә эш судка бирелә, беренче утырышта ук егет гаебен таный, кыз өлешчә генә таный, ул сеңлесен үтерергә җыенмауларын әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100