«Очрашырга рөхсәт итмәде». 14 яшьлек кыз сөйгән егете белән бергә әнисен үтергән
Кемерово өлкәcендә 14 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек малай кызның анасын үтергән. Алар икәүләшеп әни кешегә фатирда һөҗүм иткән һәм пычак кадаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Күршеләре сүзләренчә, гаилә яхшы булган, мондый хәл килеп чыгар дип, беркем күз алдына да китерә алмаган.
Хәзер фатирда беркем яшәми.
«Әнисе әйтүенчә, егетнең гаиләсе яхшы түгел. Шуңа күрә кызга аның белән йөрергә рөхсәт итмәгәннәр», – ди күрше хатын.
Чираттагы талаштан соң, 14 яшьлек кыз әнисен үтерү планын кора башлый. Ул, сөйгән егете белән бергәләп, әнисенә көтмәгәндә һөҗүм иткән. Пычак кадаганнар, башына һәм гәүдәсенә сукканнар. Әнисе сулыш алмый башлагач, мәетне подвалга алып төшеп яшергәннәр.
Аннары егет һәм кыз әни кеше белән яши торган ир-атка шалтыраталар, имеш, әни югалган, дип. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Сорау алганда, егет гаебен таный, сөйгән кызына ярдәм итәргә теләвен әйтә.
Кыз исә акланырга тырыша: имеш, әнисе аны даими контрольдә тоткан, яңа иреннән туган баласы – кызның кече энесе белән утырырга мәҗбүр иткән.
Җинаятьтә шикләнелүчеләр тоткарланган, аларга җинаять җаваплылыгы яный, диелә хәбәрдә.