«Очрашып йөргән егетемә дә бет иярде»: педикулез «онытылган» чирме?
(Авт. – Педикулез турында язганда, башым нык кычытты. Бетләрне күз алдына китерү нервыны какшатты булса кирәк).
«Кызым, бу бит кавык түгел! Бу – серкә»
Диләрә Сәлимҗанова, Минзәлә:
Беренче тапкыр 16 яшемдә бетләдем. Кемнән, ничек, ни сәбәпле икәнне әле дә белмим. Чәчем ул яшьтә озын һәм калын иде. Бетләгән аркасында озынлыгын кыскартасым килмәде. Бу хакта әниемә әйттем. Башым нык кычыта, карап ал әле, дидем. Әни бармаклары белән чәчемдә казынды. Нәрсәнедер тартып чыгарып, ике баш бармак тырнагы арасында сытып карады. Игътибар белән колак салсаң, «шырт» итеп сытылган тавыш ишетергә була иде. «Кызым, бу бит кавык түгел! Бу – серкә», – дип, әни борчылды. Шуннан соң без даруханәгә барып, беткә каршы дарулар алдык. Әле аларның бәясе дә арзан түгел. Бетләү – шундый четерекле тема. Кеше алдында кереп алуы да читен. Нык оялдым. Шуңа күрә, даруны әни алды. Әле ул үзенә дип түгел, күрше әбигә дип алган. Оятка каласы килмәгәч, чыгу юлын эзләргә туры килә. Тагын бетләргә язмасын!
«Очрашып йөргән егетемә дә иярде»
Гүзәл Мөхәммәтова, Арча:
Мәктәптә укыганда берсеннән иярде миңа. «Гаепле» кешене белә алмадык. Ә тагын кайда ияртә алам мин аны? Йөргән маршрутым мәктәп тә – өй, мәктәп тә – өй. Әле, вакытында чарасын күрмәгәч, очрашып йөргән егетемә дә иярде. Ул безгә кунакка килгән иде. «Якын килмә, мин бетле!» – дип куып җибәрә алмыйм бит инде. Шуңа күрә дәшми-тынмый, кычыткан башны кашымыйча, тешем кысып тик утырдым. Аннары өч көннән егетем озын чәчләрен пеләшкә алгач кына, барысын да аңлаштык. Ул чакта бик кызык күренеш булмаса да, бүген шул вакытны искә алып, рәхәтләнеп көлештек. Мин аның төптән алдырылган чәч белән йөрүен сөйми идем, әмма ул вакытта «ямьсез» дип җикеренә алмадым инде.
«Беткә каршы керосин тидергәч, башым янды»
Алсу Шәйхетдинова, Буа:
Беренче тапкыр 10 яшьтә бетләдем. Бет турында искә алган саен, башым кычыта башлый. Нервыга шуның хәтле кереп калган. Ул вакытта, хәзерге сыман, даруханәләрдә дарулар юк иде. Шуңа күрә әнием керосин белән бетләрне үтерергә карар кылды. Керосинны чәч тамырларына тидереп, озынлык буенча сөртеп чыкты да яулык белән каплап куйды. Ике сәгать көтеп утырырга кушты.
Беренче минутларда түзәрлек булса, аннары бу – чын җәзага әверелде. Кая килеп бәрелергә белмичә, өй буенча әрле-бирле йөрдем. Шуның кадәр ачыттырды! Башым утта янган сыман иде. Ике сәгать узганнан соң, әни башны тикшерде. Әле бетләр исергән генә, диде әни. Шуңа күрә, алар уянганчы, вак тешле тарак белән һәр чәчне тарап төшерде. Ак яулыкка берәм-берәм бетләр килеп төшә башлады. Шулай озак вакыт бертуктаусыз тарады да тарады. Ул вакытта әни белән талашып беттек. Бөтен чәчемне умырасың, дип елаганым истә. Ә ул исә «бетле килеш йөрисең киләме!» дип ачуланды. Галәмәт! Бәхеткә, икенче көнгә бетләр бетте. Димәк, файдасы бар. Әмма шуны истә тотарга кирәк: керосин белән генә чылатып, алар үлми, ә вакытлыча гына аңын җуя. Тарап коеп төшермәсәң, алар аңына килә дә үрчүен һәм каныгызны эчүен дәвам итә. Керосин, өстәвенә, колагыгызның тиресен куптарачак. Әйтерсең, тиздән өзелеп төшәргә җыенган кебек була. Шуңа күрә, өйдә үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Экспериментлар кирәк түгел.
Аноним:
Әни безгә күптән түгел генә сөйләде. Берзаман өчегез дә бетләгән идегез, ди. Үзем бу хәлне хәтерләмим, әмма әни анда безнең белән нужаланып алган. Телевизорга мультфильм куеп, безне аның каршысына утыртып, берәм-берәм чәчебезне тараган. Сеңелләремнең дә, минем дә чәчләребез кыска булгач, бетләрне тарап төшерә алган. Озын булса, чәчегезне төбеннән үк кисеп ата идем, ди. Аллага шөкер, малай кебек йөрмәгәнмен. Рәхмәт әнигә.
«Баш кычыта, ой, алай түгел, баш авырта»
Илүзә Сираҗиева, Арча:
Бет турында сөйләшәбезмени? (көлә) Юк, үземнең бетләгән юк. Туган көн уздырганда, мин дусларымны кунакка чакырган идем. Бер дус кызым башына яулык ябып килгән. Бертуктаусыз башын кашый да, «уф, баш кычыта, ой, алай түгел, баш авырта» дип төзәтеп куя. Онытылып китә дә, кабат «кычыта» ди. Бик тә ямансу күренеш булды. Без аңа бернәрсә дә әйтмәдек. Һәрбер кешедә мондый күңелсезлек килеп чыгарга мөмкин. Аның каравы, аның хәзер чәче нинди матур! Биленнән түбән озынлыкта, ялтырап торган сап-сары чәч. Үскәчтен, бу теманы кузгалткан идек. Ярый әле чәчем ачык төстә, кара яки көрән булса, ул серкәләрне каян җыеп бетергән булыр идек, ди.
«Бет баш киеме аша да иярергә мөмкин»
Балалар бакчасы тәрбиячесе (анонимлыкны сакларга теләде):
Ничә ел эшлим, әмма бетләү очрагы бер генә булды. Бәхеткә, башка балаларга да, үзебезгә дә иярмәде. Бу – барысын да вакытында күреп алып эш итүдән. Без тавыш куптармадык. Бары тик әнисенә генә бу хакта әйттек тә, проблемадан чыгу юлын карадык. Ул, кирәкле дарулар сатып алып, баланың башын юдырган. Ә без исә урын- җирләрне алмаштырып, дезинфекция ясадык. Без бит инде балалар янына килеп утырып, чәчләрен үрергә, сыйпарга яратабыз. Телисеңме-теләмисеңме, күз баланың башына төшә. Шулай күреп алдым. Ни сәбәпле бетләргә мөмкин, дигәндә, әни кеше яңа баш киеме алган булган. Аны бит инде кем генә киеп карамый! Ә болай бала бакчага көн дә чиста килә.
«Бетле модель»
Казан шәһәренең тәҗрибәле парикмахеры (анонимлыкны сакларга сорады):
Практика тарихында бер генә тапкыр да үземнең салонда мондый проблема булган кызларны очратмадым. Ләкин мин укыткан уку үзәгендә бер очракка дучар булдым.
Бер кыз безгә модель булып килгән иде. Бергә эшләгән кыз моның башында бет күргән. Бу хәбәр бөтен коллективка таралды. Модель кыз бетле икәнен үзе дә аңламаган, ахрысы.
Әгәр ул безнең салонга тыныч күңел белән килгән икән, димәк, ул чыннан да үзен «бетле» дип уйламаган. Һәрхәлдә, «нормальный» кеше алай эшләмәс иде.
Без, бу кызның психик проблемалары бар, дип уйладык. Балачакта күбебезнең педикулез белән авырганы бар. Аның нәрсә икәнен күзаллый. Башта сикереп, чабышып йөргән бетләр тынгы бирми бит ул.
Бу проблема хәзерге вакытта да булырга мөмкин, дип уйлыйм. Ләкин бүген бик файдалы дарулар бар, алар ярдәмендә чәчне дә кыска кисәргә туры килми.
Сез моның турында кызның үзенә әйттегезме соң?
Әлбәттә. Без, бетләрне күреп алганнан соң, аның чәчен кисүдән баш тарттык. Шунда ук хәбәрне администраторга җиткердек. Без бөтен җиргә дезинфекция ясадык. Беркем дә зыян күрмәде, Аллага шөкер. Вакытында проблема хәл ителгәнгә күрә, шулай уңышлы узды.
Педикулез авыруының нечкәлекләре турында Казан шәһәренең «Майя Клиник» клиникасы дерматологы Карина Каримова белән сөйләштек.
Педикулез ничек иярә? Алар кешесез күпме яши ала?
Бетләр тыгыз элемтә булганда тарала. Бетләр борча шикелле биеккә һәм еракка сикерми, ләкин алар бик җиңел шуышып йөри һәм тиз тарала. Мәсәлән, бетле кеше киеп караган шапка, заколка, колакчыннар (наушники) аша иярергә мөмкин. Кочаклашулар, йоклаганда бер мендәрне куллану – барысы да бетләрнең иярүенә этәрә торган факторлар.
Алар кешесез күпме яши ала?
Олы бетләрнең уртача гомер озынлыгы 35-45 көн. Шул арада 400гә кадәр йомырка сала. Киемдә хуҗасыз бет үзе генә 2-3 тәүлек яши. Әгәр температура кимесә, атна буе да яшәргә сәләтле.
Бетнең зурлыгы биш миллиметрдан артмый (гадәттә, 2-4 мм).
Бетләрнең нинди төрләре була?
Кеше организмында берничә бет төре паразитлаша ала: баш, кием һәм интим урын (лобковая вошь) бете. Анысы хәтта кашларда да үрчергә мөмкин. Күпләр фтириаз нәрсә икәнне күз алдына да китерми.
- Фтириаз – интим урыннарда була торган бет. Ул баштан кала йон үскән урыннарда – бот, култык астында, ирләрнең күкрәгендә, корсагында, аркасында, ботларда, сакалда, колак эчендә, каш һәм керфектә дә булырга мөмкин. Ул эчке кием аша, кеше сөлгесе белән сөртенгәндә яки кеше яткан урын-җирдән дә күчәргә мөмкин, әмма башлыча җенси мөнәсәбәтләр вакытында күчә.
Чәчне пеләшкә алдыру педикулездан арынырга булышамы?
Юк, башны кырып алдыру бетләрдән арынырга булышмый. Чөнки алар баш тиресендә яшиләр, ә актив бетләр баш тиресенә якынрак урнашкан. Чәчтә күренгән серкәләр актив түгел, алар үрчеми һәм куркыныч тудырмый. Шул сәбәпле, чәч озынлыгын кыскартуның кирәге юк.
Кайберәүләр чәчләрен керосин белән юган. Ул чынлап та бетләрдән арынырга булышамы? Бу – баш тиресе өчен зарарлы түгелме?
Булыша. Тик шулай да керосинның серкәләр һәм бетләр өчен генә куркыныч түгеллеген онытмаска кирәк. Ул кешегә дә зыян салырга мөмкин. Тиз эффект артыннан куып, аны чиста килеш кулланырга ярамый. Балалар өчен бигрәк тә. Керосиннан соң башны әйбәтләп вак тешле тарак белән тарарга кирәк.
Балада педикулез икәнне ничек аңларга?
Бала баш кычытуына зарланырга мөмкин, чәче бик тиз майлана, лимфа төеннәре күперә, биткә тимгелләр чыга, эрен кабыклары барлыкка килә. Башында олы бетләр күренеп китәргә мөмкин.
Халык арасында «нервдан бетләдем» дигән гыйбарә яши. Бу нәрсә белән бәйле?
Психоэмоциональ киеренкелек, озакка сузылган стресслар кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый һәм төрле авырулар барлыкка китерә. Кеше психологик яктан стресс кичергәндә, аның иммунитеты начарлана. Артык тирләү паразитларны җәлеп итү өчен өстәмә фактор булып хезмәт итә. Шулай итеп, кеше төрле авырулар үсешенә дучар була. Ләкин, бет иярү өчен, авыру кеше белән элемтә кирәк, һәм педикулез белән психик авыру арасында туры бәйләнеш юк.
Кеше озак вакыт дәваланмаса, нәрсә була? Бет сәламәтлек өчен нинди куркыныч тудыра?
Әгәр дә педикулез дәваланмаса, вакыт узу белән, бет тешләве кискен аллергия чыгарырга мөмкин. Бетләр шулай ук тиф авыруын ташучы булырга мөмкин, бу – кеше организмы өчен бик куркыныч.
Тиф – кайбер йогышлы авыруларның уртак исеме, лихорадка һәм интоксикация фонында була торган чир.
Бетләр турында кызыклы фактлар:
- Баш бете кеше башындагы иң җылы урыннарны ярата, мәсәлән, колак арты яки башның аскы өлеше;
- Бет баш тиресен тешләп, 2-3 сәгать саен кан белән туклана. Гадәттә, олы бет 0,001—0,003 мл кан эчә;
- Бет беренче хуҗаларына һәрвакыт өстенлек бирә. Әгәр аны кеше башыннан алып, башка кешене сайлау мөмкинлеген бирсәң, һәрвакыт үз урынына кире кайта;
- Чәчсез җирдә 2-3 көннән артык яши алмый;
- Бет сикерә, оча яки йөзә алмый, моңа фәкать борчалар гына сәләтле;
- Кеше озак вакыт салкында булса да, бет туңмый;
- Чәчне юу да аларга зыян салмый;
- Баш бете тәүлегенә 10га кадәр йомырка сала;
- Бетнең үзенә караганда серкәләрне юк итү авыррак;
- Бетләрнең барлыкка килүе гигиена белән бәйле түгел. Алар киресенчә чисталыкны ярата. Кыска яки озын, чиста яки пычрак чәчләр арасында аерма күрмиләр;
- Бет кан эчкәнче үтә күренмәле була, аннары алар көрән төскә керәләр;
- Баш бет тешләвеннән түгел, ә аның бүлем чыгарган селәгәй аркасында кычыта. Сәбәбе – селәгәй канның оешуын тоткарлый.
- Чәчне пеләшкә алдыру беттән арынырга булышмый;
- Олы бетләрнең уртача гомер озынлыгы 35-45 көн;
- Бет тешләве кискен аллергия чыгарырга мөмкин.
Педикулёзны профилактикалау
Баланы мәктәптә, балалар бакчасында һәм өйдә ничек сакларга? Бу хакта Роспотребнадзор сайтында язылган.
Педикулезны профилактикалауга гражданнарның гигиенасын саклау, санитар-агарту эшләре керә. Төп шарт – шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү:
- атнага бер тапкыр булса да юыну һәм киемне алмаштыру;
- даими чәч кисү;
- көн саен чәч тарау;
- йокы урынын чиста торту;
- торак җирне даими җыештыру;
- балалар учреждениеләренә йөрүчеләрнең чәчләрен һәм киемнәрен карау;
- озак вакыт булмаганнан соң гаилә әгъзаларын тикшерү.
Беттән арынырга булыша торган шампунь, спрей, ласьоннар исемлеге:
- Хигия
- Ниттифоф кремы
- Педилин
Аларны башка тидергәннән соң, чәчне вак тешле тарак белән тарарга кирәк.
Табиб киңәше: балагыз белән сөйләшүләр үткәрегез, аңа педикулёз куркынычы турында аңлатыгыз һәм беркайчан да башкаларның киемнәрен, баш киемнәрен киеп йөрмәскә кушыгыз.