Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Очрашкансыздыр инде әниегез белән...»: Украинада һәлак Алмасның шигыре челтәрдә тарала

news_top_970_100
«Очрашкансыздыр инде әниегез белән...»: Украинада һәлак Алмасның шигыре челтәрдә тарала

Башкортстаннан 42 яшьлек нәфис сүз остасы Алмас Хуҗинның (Алмас Хужин) махсус операциядә гармунда уйнаган видеосы социаль челтәрләрдә популярлык казанган иде.

Ул 1980 елның 1 августында Белорет районы Зөят авылында туган, Уфа сәнгать институтында укый, Стәрлетамак филармониясендә нәфис сүз остасы булып, аннары курчак театрында эшли, 2005 елдан – Архангел мәдәният йортында. Артист март аенда контракт белән Украинага китә. Туган көненә 1 ай кала, июль башында, һәлак була. Аның белән хушлашу мәрасиме 26 сентябрьдә Архангел районында узды. «Без артистны озатабыз, ә ул дәшми. Аның җыры туктаган кебек. Ул тамашачыларга бик рәхмәтле иде», – дип сөйләгән хушлашу мәрасимендә Уфа сәнгать институты галимәсе Земфира Хөсәенова.

«Йәшлек» газетасы аның үзәк өзгеч шигырен элгән (оригиналда – башкорт телендә).

Сагыш җыры

Ничәнче ел инде язны ялгыз,

Бик моңаеп каршы аламын.

Болыннардан умырзая җыеп,

Әни каберенә саламын.

Күзләремне йомып, уйга чумып,

Сөяләмен ялгыз каенга.

Бу дөньяда ары яшәр өчен,

Кайдан көч-хәл тагы яшәр өчен,

Күз яшьләре тама, күз яшьләре

Әчеттереп ага яңактан.

Бу дөньядан киткән кешеләрне

Кайтарып та булсачы яңадан.

Өйгә кайтсам, анда бушлык кебек,

Кемдер җитми һәрчак янәшә.

Әниемнән калган бер истәлек –

Гармун тынып калган бүлмәдә.

Тузан басмасын дип, ул гармунны

Кулга алам, сузам күреген:

Сагышлы да булып сузылалар

Ятимлектә үткән гомерем.

Өй алдындагы баланны

Кызганам кистерергә.

Бу гомерләр – гөлләр түгел,

Су сибеп үстерергә.

Җир әрчелә калын кардан,

Елгалар чыга ярдан.

Язгы судай йөрәк ярсый,

Ходаем, бирче ярдәм.

«Шул тиклем сәхнә остасы, күп һөнәрле, күңелле артист әрәм булды… Белмәгән һөнәре булмаган: җырчы, гармунчы, курайчы, биюче булуы гына җитмәгән, шигырь дә язган. Спектакльләрдә дә уйнаган. Алмас, син күпкырлы алмаз булгансың. Җаның җәннәттә булсын»;

«Авыр язмышлы булуына карамастан, бик әйбәт, зур талант»;

«Ачы язмыш. Бик кызганыч»;

«Бигрәк аяныч, яшьли әрәм булалар. Кайчан туктаталар инде каһәрле сугышын»;

«И-и балакай, очрашкансыздыр инде әниегез белән. Урыннарыгыз оҗмахта булсын», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100