Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очрашкач кул биреп күрешкән кешеләрнең күпме гөнаһы гафу ителә?

news_top_970_100
Очрашкач кул биреп күрешкән кешеләрнең күпме гөнаһы гафу ителә?
Фото: © "Татар-информ"

Казандагы «Сәлах» мәчете имам-­хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында кул кысышып күрешү әдәбе турында аңлата.

«Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр ике мөселман кешесе очрашкач, бер-берләренең кулларын кысып сәламләшсә, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә аерылышканчы аларның гөнаһларын гафу итәр», – дигән (имам Әбү Давыд).

«Әс-сәлам» дигән сүз гарәп теленнән «тынычлык», «иминлек», «бәрәкәт» дигәнне аңлата. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең без белгән 99 исеме арасында «Әс-сәлам» дигән олуг исеме бар.

Бер-берләребезгә сәлам биреп һәм кайтарып яшик, кардәшләрем! Хәерле, бәрәкәтле, имин атналар насыйп булсын!» диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100