Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очраклымы, чынлапмы: бер ир хатынын джунглида «онытып» калдырган

news_top_970_100
Очраклымы, чынлапмы: бер ир хатынын джунглида «онытып» калдырган

Без барыбыз да хаталар ясыйбыз, әмма Таиландтан Бунтом Чаймун ясаган хатаны әйтеп бетерерлек түгел, дип яза Таиландтагы www.koreaboo.com/ сайты.

55 яшьлек Бунтом Чаймун 49 яшьлек хатыны Амнуай Чаймунны алып сәяхәткә чыгып китә. Сәяхәт дип атала гына инде – чынлыкта Амнуайның туган ягына кайталар.

55 яшьлек Бунтом Чаймун һәм аның хатыны Амнуай машинада ялдан кайта. Төнлә ире юл читенә туктый һәм йомышын йомышларга агачлар арасына кереп китә. Ул булмаган арада, хатыны да йомышларга урманга кереп китә. Шул вакытта ире кире әйләнеп килә, машинага утыра һәм китеп бара.

Ә Амнуай юлга чыккач, ялгызы калганын аңлый. Телефоны да булмый – аны машинада калдырган була. Караңгыда джунглидагы юлдан иң якындагы торак пунктка кадәр 20 километр җәяү тәпиләргә туры килә.

Шәһәргә килеп җиткәч, ире белән элемтәгә чыгарга теләп, полициягә мөрәҗәгать итә. Әмма иренең телефон номерын яттан белмәгән. Үзенә шалтыратып карый – беркем дә алмый. Иртән генә полиция ярдәме белән Бунтомга элемтәгә чыгалар – ул 160 километр диярлек киткән була инде. Ул кире борылып килә.

Ире «Мин машинада булмавыңны белмәдем, аны арткы урындыкта йоклап барадыр дип уйладым», дип акланган, гафу үтенгән. 27 ел бергә яшәгән ирнең гафу үтенүен хатыны берсүзсез кабул иткән. «Аларның 26 яшьлек уллары бар һәм бу гомер эчендә аларның күп сюрпризлары булган», дип яза сайт. Амнуай иренә үпкәләмәвен һәм аны гафу итүен әйткән.

Социаль челтәрләрдә ирнең бу ялгышы «очраклы хәл» булуына ышанмыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100