Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Очраклы корбан» – Яшь кызны шәһәр үзәгендә чәнчеп үтергәннәр

news_top_970_100
«Очраклы корбан» – Яшь кызны шәһәр үзәгендә чәнчеп үтергәннәр
https://tuva.sledcom.ru/

Кызыл шәһәре үзәгендә 23 яшьлек кызны үтергәннәр. Аңа пычаклы ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Тыва Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

20 июньдә иртән Арат мәйданында кызга таныш булмаган ир-ат ташлана. 36 яшьлек җинаятьче Кызыл шәһәрендә яшәүче кызны үзенең таныш кызы дип белгән. Ул кызның кем икәнен дә ачыклап тормыйча, берничә тапкыр пычак кадый. Яраланган кыз табиблар килгәнче үлә.

Җинаятьче тоткарланган. Ул Ак-Довурак шәһәрендә яши, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, фаҗига республика хакимияте бинасын каршында диярлек булган. Җинаятьче – адекват булмаган ир-ат, ул кызны үтергәч, башка кешеләргә таба юнәлә, халык кача башлый. Аннары аны тоткарлыйлар.

Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә үз фикерен яза, алар, гаилә низагы булган, дип фаразлый. Ләкин чынбарлык коточкыч булып чыга. 36 яшьлек ир-ат яшь кызны кискәләп бетергән диярлек. Ул психиатрия хастаханәсендә хисапта тора. Үтергән чакта ап-аек була. Мәрхүмә 23 яшьлек кыз – очраклы корбан. Җинаятьче аны башка хатын белән бутый, тик ирнең ул хатын белән бернинди дә низагы булмый. Үтерүченең мотивын тикшерүчеләр ачыкларга тырыша. Шулай ук психик авыру кешенең иректә булуы, өстәвенә, пычак тотып йөрүе ничек мөмкин булганын да ачыклаячаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100