Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Очраклы иргә ияреп кайткан хатынның баласы салкын сарайда өшеп үлгән, үзен чәнчегәннәр

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә баланы салкын сарайга бикләп куйган, анасын үтергән ир-атны хөкем иткәннәр. Әлеге җинаятькә инде 9 ел узган. Суд аны инвалид баланы салкында өшетеп үтерүдә, баланың анасын чәнчеп үтерүдә гаепле дип тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Александр Усть-Донецкий районында яши, авылдашлары аны яхшы яктан искә алмый. Очраклы эшләрдә эшли, бөтен өлкәдә шабашкага йөри, ата-анасы йортына төрле хатыннар алып кайтып тора. Урлый да төрмәдә утырып чыга – шулай кабатлана.

2015 ел башында ул яңа хатын алып кайта. Евгения һәм аның нәни ул Витя Александр белән җәйге верандада тора башлый. Александр Ростовта танышкан дусты Николайны да яшәргә чакыра. Февральдә Евгения кайнанасына Ставропольега өенә кайтып китәргә җыенуын әйтә. Аннары кайнанасы аны башка күрми.

Александр, үги улы елагач, аны зур йортка кертеп калдыра, үз анасына баланы карап торырга әйтә. Аннары анасы аңа баланы алып китәргә куша, чөнки инвалид бала елаудан туктамый. Ир-ат баланы сарайга илтеп бикләп куя. Урамда температура минус күрсәткечле була. Бераздан Александр дусты Николай белән сарайны ачса, бала җирдә ята. Аның өстендә футболка һәм колготки гына була, аяк киеме дә юк. Александр баланың башын күтәреп карый, пульсын тота, пульс булмый.

Ир-атлар сарайдан чыга, Александр, полициягә әйтүеннән куркып, Евгенияне дә исән калдырырга ярамавын белдерә.

Бу хәлләр вакытында Евгения йоклап ята торган була. Александр аның янына караватка утыра, Николай читтәрәк утырып күзәтә. Александр хатынга уен тәкъдим итә, хатын ризалаша, ир аның кулларын һәм күзен бәйләп куя. Аннары ир аны үтерә.

Ир-атлар хатын белән малай мәетен коега ыргыта һәм аны агач ботаклары, бүрәнәләр белән каплап куя.

Өйгә кайтып кан тапларын чистарталар, чүпрәкләрне ягалар. Аннары Александрның апасына барып, Евгения белән баланы башка ир-ат килеп алып китте, дип сөйлиләр.

Берничә атнадан Александр белән Николай бала белән ананың әйберләрен яндыра. Хатынның банк картасы белән телефонын Александр үзенә калдыра. Банк картасына инвалид бала өчен пенсия килә.

Евгения белән бала югалуына беркем гаҗәпләнми, Ставрополь краена киткәннәр, дип уйлыйлар. 6 ел узгач кына Александрның туганнары коточкыч фаҗига турында белә. Коеда хатын белән аның баласын табалар. аннары Александр янына хокук саклаучылар килә. Ул соңгы мизгелгә кадәр гаебен кире кага, Николайны да гаепләп маташа. Суд аны 16 елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100